Кырым хакына бөек тартышу
26 февраль Акмәчеттә Кырым парламенты бинасы янында Украинаның бөтенлеге өчен һәм аңа каршы җыеннар үтте. Дистә мең чамасы кеше, нигездә кырымтатарлары, Кырым парламентының сепаратист ниятләренә ризасызлык белдерде. Аларга биш меңләп Русия тарафдары каршы торды. Берничә сәгать этешү һәм чуалышлардан соң Русия тарафдары парламент бинасыннан куып чыгарылды.