Украина хәрбие: "Безне туп ите буларак кулланалар"
Украина Милли гвардиясе хәрбие илнең көнчыгышында Русия яклы сепаратист сугышчыларга каршы хәрби чараларның тиешенчә планлаштырылмавына зарлана. Бу видеода тавышы үзгәртелгән билгесез хәрби Украина җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп илне саклап калу өчен сугышучыларга тиешле ярдәм күрсәтүне сорый.